top of page

Туган Тел Fest 2.0

«Туган тел фест — 2022» фестивале татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар ѳчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырылды.


❓Дәресләрдә татар мохитен ничек булдырырга?

❓Укытуның нәтиҗәлелеген ничек арттырырга?

❓Балаларда татарча аралашу телəге тусын өчен, дәресне ничек алып барырга?


Фестивальдә бу һәм тагын күптөрле башка сорауларга җавап табу өстендә эш алып барылды, әйдәп баручы белгечләрдән мастер-класслар, кызыклы әңгәмәләр үтте.  

 

Фестивальнең максатлары: 

🔹 Казан шәһәренең балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр бердәмлеген булдыру;

🔹 тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру, практик юнәлешле педагогик чаралар үткәрү;

🔹 укытуның сыйфатын үстерү барышында туган проблемалар һәм  тәкъдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру.


Туган Тел Фест фестивале партнёрларына рәхмәтебезне белдерәбез:

🌟 Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе

🌟 Мәгълүмати партнер "ШАЯН ТВ" балалар каналы

🌟 "Kremlin" рестораны

🌟 Татарстан китап нәшрияты

🌟 Татармультфильм

🌟 "Саф" балалар радиосы

🌟 Мәгариф һәм фән министрлыгы

🌟 "Салават күпере" журналы редакциясе

🌟 Туган Батыр

🌟 "Татарстан" ДТРК

🌟 "Сказка" кафесы

🌟 Татмедиа АҖ

🌟 ТНВ каналы


Сезне киләсе "Туган Тел Fest" фестивальләрендә дә көтеп калабыз 🤗



 
 
 

Недавние посты

Смотреть все
В ДОБРЫЙ ПУТЬ! 💫

Вчера мы ярко отметили День знаний, который прошел в теплой и дружеской атмосфере. На торжественной линейке мы поприветствовали и...

 
 
 

Commentaires


Избранные посты
Недавние посты
Архив
Поиск по тегам
Мы в соцсетях
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square
bottom of page